Казанда WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча милли чемпионатның “Ресторан хезмәте” компетенциясе буенча региональ этап җиңүчеләрен билгелиләр

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 11-12 мартында Казан сәүдә-икътисад техникумында “Ресторан хезмәте” компетенциясе буенча WorldSkills Russia 2015 һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы уза. Чемпионатта Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары һәм җәмәгатьчелек туклану оешмаларыннан 10 катнашучы үзара көч сынаша. Конкурс экспертлары – республика ресторан хезмәтенең әйдәп баручы белгечләре. Конкурс программасы хезмәт күрсәтү буенча дөньякүләм стандартларга таянып төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 17 маеннан алып 23 маена кадәр Казанда Казан ярминкәсе мәйданында Һөнәри осталык буенча өченче милли чемпионат - Супер Кубок WorldSkills Russia 2015 узачак. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 70 регионыннан 700гә якын студент һәм 600 эксперт катнашачак. Чемпионатта катнашучылар төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләргә караган 55 һөнәр буенча көч сынашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International