20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Фестиваль ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә уздырыла. Фестивальне оештыручы - “Сәхнә” журналы редакциясе.
Фестиваль 13 нче тапкыр уздырыла. “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклауга, аларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.