Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Анда республиканың 150 балалар бакчасыннан 350 бала, аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Марат Әхмәтов чемпионатта катнашучы балаларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, аларга туган телгә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм милли традицияләрне саклау өчен рәхмәтен белдерде.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы проектны эшләүчеләргә – «Бала-Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре коллективына һәм аның җитәкчесе Альбина Насыйровага республика балалар бакчалары педагоглары кулланган программаны булдыру идеясе өчен рәхмәтен җиткерде.
Чемпионат ачылыр алдыннан Марат Әхмәтов проект уеннары күргәзмәсен карады, катнашучылар һәм педагоглар белән аралашты. Чарада шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Мәртәбәле кунак Берләшкән Гарәп әмирлекләренең хатын-кыз эшмәкәрләр Советы Рәисе Әйшә Мөхәммәд Әл Мәүлла булды.