Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә. Үзләрен ведомство хезмәткәрләре итеп күрсәтүче җинаятьчеләр шәхси мәгълүматлар алырга һәм гражданнарның акчаларын үзләштерергә тырыша.
Имтихан кампаниясе чорында мошенниклык гамәлләренең артуы мәгариф оешмалары, укучылар һәм аларның ата-аналары тарафыннан цифрлы грамоталылык мәсьәләләренә аерым игътибар бирүне таләп итә. Җинаятьчеләр, дәүләт институтларына ышанычтан файдаланып, ведомстволар, мәктәпләр һәм имтихан комиссияләре хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар һәм хәбәрләр тараталар. Йомгаклау аттестациясенә теркәлү сылтавы белән алар смс аша код алырга яки сылтама буенча күчәргә этәрергә тырышалар, бу аларга шәхси кабинетларга, электрон көндәлекләргә, «Госуслуги» порталына һәм банк кушымталарына рөхсәтсез керү мөмкинлеге бирә.
Истә тотыгыз: Россия Мәгариф министрлыгы беркайчан да телефон аша мәгълүматларны раслауны сорамый! Чит затларга смс кодларын, балалар һәм ата-аналарның банк карталары парольләрен һәм реквизитларын тапшыру катгый тыела!
Уяу булыгыз! Рәсми ресурслардан гына файдаланыгыз:
РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) БДИны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны: +7 (495) 198-92-38;
БДИ ышаныч телефоны: +7 (495) 198-93-38;
РФ Мәгариф министрлыгы сайты: https://edu.gov.ru/;
БДИны оештыру һәм уздыруның барлык мәсьәләләре буенча мәгариф идарәсе төбәк органнарының кайнар линияләренә мөрәҗәгать итәргә була, алар сайтта күрсәтелгән.