Татарстанда БДИның бер фәнен яңадан тапшырырга теләүче унберенче сыйныф укучылары саны арткан. Быел бу мөмкинлектән 3,2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы файдаланган, ә 2025 елда — 2,5 меңнән артыграк иде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
РФ Президенты Владимир Путин карары белән, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өстәмә чорда — 8 һәм 9 июльдә бер фәннән имтиханны яңадан тапшыра ала, дип искә төшерде министр.
Төп чорда мәҗбүри фәннәр буенча БДИның минималь чиген үтә алмаган укучылар саны рус теле буенча тотрыклы кала, ә математикадан аларның кимүе күзәтелә, дип өстәде Һадиуллин. Татарстанда рус теле буенча 40 укучы, профильле математикадан — 144 кеше, база математикасыннан 98 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь балл җыя алмаган.
2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бу фәннәрне сентябрьдә яңадан тапшыра алачак.