Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Иранның хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бар.
Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә, бу мәсьәлә буенча да бик күп нәрсә эшләнә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Иран кинематографчылары даими рәвештә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә киләләр, Казанда ел саен Иран музыкасы концертлары уздырыла, күргәзмә чаралары, Тәбриз мәдәнияте атнасын үткәрү дә Татарстан һәм Иранның гуманитар өлкәдә хезмәттәшлегенә үз өлешен кертте.
Татарстан Президенты фикеренчә, туризм һәм спорт өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Ул искәрткәнчә, Казанда 2015 ел июлендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты. Казан бүген – Россиянең спорт үзәге, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Һәм ул Иран җитәкчелегенә хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.
Иранга килгән Татарстан делегациясе составында - министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанның алдынгы сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәгариф, фән, мәдәният һәм туризм вәкилләре. Безнең Иранга килүебез максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда.
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча