ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2009 ел
җомга

2009 нчы елның 12 нче гыйнварыннан 8 нче февраленә кадәр “Регина” кунакханә базасында (К.Клыки, Петровский п., Кирпичников ур.) укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы уздырыла.

22 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының конференц-залында (Дзержинский ур., 3 нче йорт) “Мәгариф” өстенлекле милли проектының республика киңәшмәсе утырышы узды.


22
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе

2009 нчы елның 1 нче мартыннан 25 нче мартына кадәр Казан шәһәрендә «Язгы шаяртулар-2009» балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең халыкара конкурсы узачак.Коллективта катнашучылар яше 9 яшьтән алып 25 яшькә кадәр.


21
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе

Автоном уку-укыту учрежденияләрен барлыкка китерү тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен бу көннәрдә Татарстан башкаласына Ульяновск шәһәре делегациясе буларак шәһәр мэры урынбасары Мельников И.И. һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Соломенко Л.Д. килеп киттеләр.


20
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе

2009 нчы елның 22 нче гыйнварыннан 11 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм белем сыйфаты мониторингының республика үзәге тарафыннан муниципаль координаторлар, чит телләр укытучылары өчен 2009 нчы елда узачак бердәм дәүләт имтиханнары һәм бердәм республика имтиханнарына әзерлек сораулары буенча зональ семинар- совещанияләр узачак.

2009 нчы елның 15 нче гыйнварыннан 19 нчы гыйнварга кадәр физик тәрбия фәне буенча Ботенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Олимпиаданың максаты: физик тәрбия фәнен укытуны камилләштерү, укучыларның белемен үстерү hәм мәгариф системасының дәрәҗәсен күтәрү, интеллектуаль потенциалны формалаштыру, укучылар арасыннан сәләтлеләрен аерып алу һәм тәрбияләү.


19
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе

2009 нчы елда узачак Бердәм дәүләт имтиханынның тапшыру тәртибе Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән Юстиция министрлыгы тарафыннан расланылды.


16
гыйнвар, 2009 ел
җомга

"Урта гомумбелем бирүнең төп программаларын үзләштергән укучылар белән үткәреләчәк дәүләт (йомгаклау) аттестациясенең формалары һәм уздыру тәртибе” положениясе Рәсәй Федерациясенең юстиция министрлыгы хуплавыннан соң кулланылышка керде.

2009 нчы елның 16 нчы февраленнән 18 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә “Өстәмә белем бирү чаралары ярдәмендә конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыру” фәнни-практик конференциясе узачак.


15
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе

2009 нчы елның 15 нче гыйнварыннан 14 нче февральгә кадәр “Тарансформер-2009” конкурсының I этабына һәм “Педагогик Олимп-2009” ның II этабына иҗади конкурс эшләре кабул ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International