ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе

Буген Яңа-Савин районының 414нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасында Kidsmart яшьли белем бирү программасының тантаналы презентациясе узды. Әлеге мероприятиядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү сектороның мөдире Гөлнур Манюрова, Татарстан Республикасы информатизация һәм Элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Гречанникова, СНГ һәм Россиядә IBM региональ директоры Михаил Серегин катнаштылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 2009 елның 30 гыйнварында республика укытучыларын иң яхшы укытучыларны сайлап алу бәйгесенә сыйфатлы итеп әзерләү максатыннан, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары мәгариф булекләренең (идарәләренен) Мәгариф өстенлекле милли проектын тормышка ашыру буенча жаваплы хезмәткәрләре өчен киңәшмэ-уку уздыра.


28
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе

2009 елның 27,28 гыйнварында беренче тапкыр видеоконференция режимында Мөслим, Чистай, Азнакай, Теләче муниципаль районнары мәгариф системасы торышын комплекслы өйрәнү нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр үткәрелде.

Конкурс буенча сайлап алу тәртибенең алдагы этабы – бәйсез экспертлар белән әңгәмә. Әңгәмә вакыты шәхси билгеләнә.


27
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе

2009 нчы елның 29 нчы гыйнварында сәгать 11:00 дә Яңа-Савин районының 414 нче номерлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә (Амирхан ур., 7а йорт) Kidsmart яшьләй белем бирү программасының тантаналы ачышы узачак.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан белем бирү учрежденияләренең иң яхшы укытучыларын сайлап алу конкурсының һәр критериясенә бәяләү шкаласы расланылды.


26
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе

2009 нчы елның 24 нче гыйнварында Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда уку-укыту учрежденияләре II интернет- сайтлар Республика конкурсына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә тәбрикләү церемониясе уздырылды.


23
гыйнвар, 2009 ел
җомга

Кадерле дуслар! Хөрмәтле егетләр һәм кызлар!
Сезне көтеп алган Бөтенроссия студентлар көне белән чын күңелемнән котлыйм.

2009 нчы елның 24 нче гыйнварында сәгать 11:00дә Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда уку-укыту учрежденияләре II интернет- сайтлар Республика конкурсына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә тәбрикләү церемониясе узачак.

2009 нчы елның 28 нче гыйнварында Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназиясендә VII Раштуа укулары исемле фәнни-практик конференциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International