2009 елның 8-11 февралендә Казан шәһәренең 171 номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика экология һәм биология методика үзәге тарафыннан мәктәп укучыларының XV Идел буе фәнни экологик конференциясе уздырыла.
2009 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында “Ризаэддин Фәхреддин иҗади мирасында толерантлыкның рухи нигезләре” темасына фәнни-гамәли конференция булып узды.
2009 елның 5 нче февралендә Республика мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контрольлек итү үзәге җирлегендә мәгълүмати куркынычсызлык өчен җавап бирүче мәгариф идарәсе бүлекләре хезмәткәрләре һәм ММҮ методистлары өчен “Белем бирү оешмаларында мәгълүмати куркынычсызлык” темасына республика методик семинары булып узды.
2009 елның 2 февраленнән Татарстан Республикасы гомуми урта белем бирү мәктәп укучылары арасында Спорт һәм сәламәт яшәү елына багышланган инша язуга республика ведомствоара бәйгесенең беренче (мәктәп) этабы старт алды. Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2009 нчы ел Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булучыларны сайлап алу бәйгесендә катнашучылардан документлар кабул итү башлануны хәбәр итә.
2009 нчы елның 22 нче гыйнварыннан 11 нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, “Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге” дәүләт оешмасы белән берлектә, бердәм дәүләт имтиханы уздыру буенча муниципаль координаторлар, имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре, чит телләр укытучылары өчен 2009 елда бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм бердәм республика имтиханына (БРИ) әзерлек һәм гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен сынау рәвешендә тест үткәрү буенча зональ семинар-киңәшмәләр уздыра.
2009 елның 5 февралендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында (Р.Фәхреддин ур. 56а йорт) Ризаэддин Фәхреддин исемендәге V1 республика педагогик укулары булачак.
2009нчы елның 4-7 февралендә Татарстан Республикасының яшьләр эшьләре, спорт һәм туризм министрлыгы “Патриот” үзәге базасында “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне буенча олимпиаданың региональ этабы узачак.
2009 елның 11 февралендә Норлат муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары мәгариф бүлекләренең мәктәпкәчә белем бирү буенча җаваплы хезмәтәкәрләре өчен «Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә мәктәп алды белем бирү региональ моделен тормышка ашыру. Тәҗрибә. Перспективалар» темасына семинар уздырыла.
2009нчы елның 22 гыйнварында фән һәм мәгариф өлкәсендәге Федераль надзор башкару җитәкчесе Любовь Глебова мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүнең тәртибе һәм формасы һәм югары, урта профессиональ белем бирү оешмаларына керү кагыйдәләре турында сөйләде.