Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына дәгъва белдерүчеләрне сайлап алу бәйгесе башлану турында белдерү

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2009 нчы ел Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булучыларны сайлап алу бәйгесендә катнашучылардан документлар кабул итү башлануны хәбәр итә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан уку йортларының студентлары (4-5 курслар), аспирантлары, яшь галимнәре, профессор-мөгаллимнәре катнаша ала. Грантка ия булучыларга Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы уку йортларында, фәнни үзәкләрдә уку һәм гыйлем күтәрү хокукы бирелә.

Грантка дәгъва белдерүчеләрне сайлап алу кагыйдәләре Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.tatar.ru сайтында “Конкурсы, гранты” (“Бәйгеләр, грантлар”) бүлегенә урнаштырылган.
Бәйгедә катнашу өчен заявкалар үзәкләштерелгән төстә, фәкать уку йортларыннан кураторлар аша гына кабул ителә.

Документлар 2009 нчы елның 16 нчы февраленнән 1 нче апреленә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 292-99-05, 292-64-86.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International