Татарстанның дүрт университеты «Приоритет 2030» программасы буенча 100 млн.сумлык дәүләт ярдәме алачак. Программага барлык федераль округлардан югары уку йортлары керде, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.
"РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе "Приоритет 2030" программасына Россиянең 49 шәһәреннән 106 университетны сайлап алды. Әлеге учреждениеләр 100 млн. сум күләмендә грантның база өлешен алачак", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ведомствода программага кергән вузларның 60% тан артыгы – төбәкнекеләр. Шуларның бары тик 28-е Мәскәүдә һәм 11-Санкт-Петербургта урнашкан. Татарстаннан программага Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А. Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты керде.