Югары уку йортларында булачак логопедлар һәм дефектологлар өчен урыннар арттырачаклар

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

2022 елның 1 сентябренә логопедларны һәм дефектологларны әзерләү өчен бакалавриат һәм магистратура программалары буенча Россия югары уку йортларына кабул итү арттырылырга тиеш. Бу хакта 25 августта Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

"Белем бирү оешмаларын белгеч-дефектологлар, логопедлар һәм тьюторлар кадрлары белән тәэмин итү мониторингы күрсәткечләрен исәпкә алып, бакалавриат һәм магистратура программалары буенча махсус (дефектологик) белем бирү юнәлеше буенча кабул итүнең контроль санын арттыруны тәэмин итәргә", - диелә Кремль сайтында йөкләмәләр исемлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International