«Россия Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының федераль этабындагы сынау Ростов-на-Донуның 11 нче лицее базасында уза.
"Без укытучының үзен шәхес буларак күрсәтүен көтәбез, ул аның үз ресурсы һәм үз алымы булуын аңлата. Үз педагогик алымыңны уйлап табу мәҗбүри түгел. Булган әдәбиятны үзләштереп, андагы методиканы оригиналь, кызык итеп тәкъдим итә алу да җитә. "Методик остаханә"дә катнашучының бурычы - мондый эшләнмәләр һәм табышлар белән уртаклашу." "Россия Ел укытучысы – 1994" конкурсының абсолют җиңүчесе, беренче турның фәнара жюри рәистәше Михаил Нянковский шулай дип билгеләп үтте.
Ул ассызыклаганча, укытучының инструментарие коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрдән соң баеды, чөнки хәтта цифрлы технологияләрне кулланырга планлаштырмаган укытучылар да аларны куллана башлады.