«XXI гасыр фәне һәм технологияләре: трендлар һәм перспективалар» дигән 2021 профессорлар форумы старт алды, дип хәбәр итә Россиядә фән һәм технологияләр елы матбугат хезмәте.
Форум 27 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр узачак. Чара кысаларында «Ел профессоры-2021», «Ел деканы-2021» һәм «Ел ректоры-2021» илкүләм премияләрен тапшыру тантанасы узачак.
Форумда катнашучылар вузларның фәнни мәктәпләре үсешендә, фәнни стратегияләрендә профессорның роле, университет тикшеренүләренә ярдәм итү, яшьләр спортын үстерү һәм Россия фәнен алга этәрү турында фикер алышачак, шулай ук югары уку йортларының белем сыйфатын күтәрү инструменты буларак һөнәри-иҗтимагый аккредитацияләү турында сөйләшәчәк.