WorldSkills DigitalSkills-2021 стандартлары буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә III тармак чемпионаты Кристина Шаринаның җиңүе белән тәмамланды (КНИТУ-КХТИның дизайн кафедрасы) — ул «Сәнәгать дизайны» компетенциясендә (КНИТУ — КХТИ тренерлары-доцентлары Эльмира Хамматова һәм Роман Коваленко) алтын медаль яулады.
Кристина сүзләренчә, бирем бик катлаулы булган: өч көн эчендә дизайн-тикшеренү үткәрергә, эскиз дизайн-проект булдырырга һәм өчүлчәмле модельләштерүне уздырырга, техник документацияне, визуализацияне һәм прототипны булдырырга, шулай ук проектны яклау аша узарга кирәк булган.
КНИТУ студентының җиңүе Татарстан Республикасына рәсми булмаган медаль зачетының икенче урынына чыгарга мөмкинлек бирде.