Бүген, 28 сентябрьдә Казан радиомеханика көллиятендә "Электрон җиһазларны җыю-сүтү" компетенциясе буенча инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VII Милли чемпионатның республика этабы старт алды.
"Электрон җиһазларны җыю-сүтү" компетенциясе буенча ярышлар «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» категорияләрендә уза. Быел конкурста тугыз конкурсант катнаша.
Бүген "мәктәп укучылары" категориясендә катнашучылар өчен ярышлар көне узды. Балалар шәхси компьютерның системалы блогын җыеп сүттеләр, диагностика үткәрделәр, әлеге җиһазның төзек булмаган өлешен эзләделәр һәм алыштырдылар.
Иртәгә, 29 сентябрьдә, һөнәри осталыкта «студентлар» һәм «белгечләр» категорияләрендә катнашучылар көч сынашачак.
Чемпионат нәтиҗәләрен без 30 сентябрьдә беләчәкбез.
Барлык конкурсантларга да уңышлар телибез!