«Россиянең педагог-психологы – 2021» конкурсының федераль этабы онлайн-форматта уза

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Конкурс сынаулары дистанцион форматта үткәрелә һәм ике турны үз эченә ала: эксперт һәм суперфинал. Конкурсның соңгы көнендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында «Ачык сөйләшү» онлайн-очрашуы узачак.

Федераль этапны үткәрү көннәрендә катнашучыларны лекцияләр, вебинарлар, психология өлкәсендә әйдәп баручы экспертларның мастер-класслары көтә.

Җиңүченең исеме 4 октябрьдә конкурсның ябылу тантанасында аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International