Россиядә ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университетында (МГПУ) психологик хезмәтнең кайнар линиясе эшли башлады. Проект РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән булдырылган.

Мәктәптә яки балалар бакчасында адаптация, булинг, интернет-бәйлелек, девиант тәртип, һөнәри юнәлеш бирү, тәрбиягә алган гаиләдә бала, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләү, белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә әлеге кискен темаларның теләсә кайсы сорауларына җавап бирергә әзер.

Кайнар линия телефоны- 8 800 600 31 14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International