Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасына теркәлү ачылды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Ярышларда Python телендә программалаштыру нигезләрен белүче 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Олимпиада читтән торып үткәрелә: балаларга биремнәрне дистанцион рәвештә башкарырга туры киләчәк.

Катнашучылар өчен машина күрү һәм текстларны эшкәртү өлкәсендә оригиналь бурычлар эшләнгән. Олимпиада биремнәрне эзлекле рәвештә катлауландыру белән өч этапта узачак-мәгълүматларны классификацияләү бурычларыннан алып мәгълүматларны эшкәртүнең программа моделен эшләүгә кадәр. Датасетлардан һәм махсуслаштырылган китапханәләрдән файдалану каралган.

Катнашучыларны белем бирү оешмалары педагоглары терки ала. Теркәлү сайтта 5 октябрьгә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International