Мария Голованова «Россиянең Ел укытучысы-2021» финалының "Дәрес" конкурс сынавында катнаша

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

«Дәрес» сынавы ике көн дәвам итәчәк, аннары жюри 15 лауреатны билгеләячәк, аларга икенче тур сынауларын узарга туры киләчәк – «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс», алардан соң жюри конкурс призерлары бишлеген сайлаячак.

Исегезгә төшерәбез, финал сынауларында Татарстан Республикасын Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы Мария Голованова тәкъдим итә. Без барыбыз да аның өчен җан атабыз, аңа уңышлар телибез һәм аның җиңүенә өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International