Бөтендөнья укытучылар көне алдыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры укытучылар ункөнлеге үткәрә.
27 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр педагогларның «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында бушлай булу мөмкинлеге бар. 1911 елның ноябреннән биредә беренче профессиональ «Сәйяр» труппасы стационар сәхнәгә ия була.
6 октябрьдә «Шәрык клубы» кунагы булачак һәркемне тагын бер искиткеч бүләк көтә – Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Бия пәрие» спектакленә чакыру.
Укытучылар декадасында бүгенге көндә инде 300 дән артык укытучы катнашты.
Музей һәм театрга килергә теләүчеләр өчен контактлар- +7 843 200-13-37 кат sharyk@kamalteatr.ru