2021 елның 21-22 октябрендә Россиядә "Киләчәк туризмы - туризмның киләчәге" дигән беренче Халыкара студентлар туристик конгрессы узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Конгресс Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Анда 10 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, яз көне Президент кушуы буенча "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" дигән яңа илкүләм проект эшләтеп җибәрелде. Анда балалар һәм студентлар өчен сәяхәтләрнең үтемлелеген арттыруга басым ясалды.