2021 елда педагогик вуз абитуриентларының уртача баллы артты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елда педагогик югары уку йортларына узган ел белән чагыштырганда, бердәм дәүләт имтиханының югары урта баллары булган яшьләр укырга керде. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев «XXI гасырда фән һәм технологияләр: трендлар һәм перспективалар» Россия профессорлар форумының пленар утырышы барышында сөйләде.

"Үз тормышларында педагогиканы сайлаган балаларның белем сыйфатын арттыру бик мөһим. Без бу процессны җентекләп күзәтәбез. Педвузларга керүчеләрнең уртача баллын арттыру мәсьәләсе безнең өчен бик мөһим. Быел бераз булса да, бу арткан" - дип ассызыклады Александр Бугаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International