Татарстанда 20 мәктәп Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча иң яхшылар дип танылды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның 20 белем бирү учреждениесе быел Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча республиканың иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Рейтингны RAEX агентлыгы бастырып чыгарды.

Казанда Россиянең иң яхшы югары уку йортлары өчен иң күп чыгарылыш сыйныф укучыларын 131-нче номерлы лицей (беренче урын), КФУның Н. И.Лобачевский исемендәге лицее (икенче урын), КФУның IT-лицее (дүртенче урын), 19-нчы номерлы гимназия (бишенче урын), шулай ук 2-нче номерлы лицей-интернат, 177-нче номерлы лицей, 39-нчы номерлы мәктәп, 102-нче номерлы гимназия, 121-нче номерлы гимназия, 6-нчы номерлы гимназия, 145-нче номерлы лицей һәм гимназия әзерләгән.

Моннан тыш, республиканың иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә Чаллының өч уку йорты – 78 нче лицей (өченче урын), 26 нчы гимназия (сигезенче урын) һәм 77 нче гимназия (14 нче урын) эләккән.

Бу рейтингта шулай ук Әлмәтнең 2 нче лицее (алтынчы урын), Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе (җиденче урын), Түбән Каманың 35 нче лицее (12 нче урын) һәм Бөгелмәнең 2 нче лицее («мәктәп-электрон мәгарифтә компетенция үзәге» (18 нче урын) иң яхшылар дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International