Татарстан «Пушкин картасы» буенча мәдәни чараларга билетлар сатып алган төбәкләр исемлегендә дүртенче урында тора. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 1,8 меңнән артык мәдәни оешма «Пушкин картасы» программасында катнаша. Бүгенге көндә афишада 14 меңгә якын чара урнаштырылган, аларда яшьләр килә алачак. Программада катнашучы учреждениеләрнең күбесе - музейлар.
РФ мәдәният министры билгеләп үткәнчә, «Пушкин картасы» программасына кушылган россиялеләр саны бер ай эчендә барлык көтүләрдән дә артып киткән.