Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң 279-нчы номерлы «Сабый» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждениедә яңартылганнан соң спорт залы барлыкка килде, ясле төркем, мультипликация курслары һәм релаксация өчен аерым бүлмә ачылды.
Бу-1969 елда төзелгән балалар бакчасында беренче капиталь ремонт. Балалар бакчасы мөдире Ольга Федотова сүзләренә караганда, ремонт бинаның үзенә генә түгел, тирә-юньгә дә кагылган, моннан тыш, биредә куркынычсызлык системасы җиһазландырылган, видеокүзәтү камералары урнаштырылган.
Балалар бакчасын яңарту узган елның май аенда башланды, үзгәрешләр нигезенә әти-әниләр һәм педагогларның теләкләрен керттеләр.