Әлмәт политехника көллияте студенты Артур Мөслимов "Коры төзелеш һәм штукатур эше" компетенциясе буенча WorldSkills Һөнәри осталык чемпионатында җиңүче булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында студент ярышлар һәм аңа җиңәргә ярдәм иткән нәрсәләр турында сөйләде.
Артурга 16 яшь. Чемпионатка ул бер ел буе әзерләнгән һәм әзерлек эшләре мәктәптә уку белән параллель рәвештә барган. Милли ярышларга сайлап алу Мәскәүдә узган һәм алга таба узу өчен аңа ике ярыш модулен үтәргә туры килгән. Нәтиҗәдә, ул иң яхшылар өчлегенә кергән.