Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәмнең телеверсиясе ТНВ каналында трансляцияләнәчәк

2021 елның 9 октябре, шимбә

9 октябрьдә, шимбә көнне, «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында 13.45 сәгатьтә, «ТНВ-Планета» да Мәскәү вакыты белән 20.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Укытучылар көне» республика бәйрәменең телевизион версиясен карагыз.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы 5 октябрьдә Казанда узды. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың 450 иң яхшы педагогы җыелды. Алар өчен танылган сәнгать эшлеклеләре, Эльмира Кәлимуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова һ. б. танылган башкаручылар һәм эстрада артистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International