Рөстәм Миңнеханов мәктәп һәм балалар бакчаларын кадрлар белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты

2021 елның 9 октябре, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм район башлыкларына мәктәп һәм балалар бакчаларын кадрлар белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасының иң мөһиме:

- Бүгенге көндә төп проблемалар: Торак-коммуналь хуҗалык, су белән тәэмин итү, транспорт эше, яңгыр канализацияләре, юлларны кар чистарту, чүп-чар чыгару һәм медицина хезмәтләре.

- Мәгариф өлкәсендә иң мөһим максат булып, һәр бала өчен шартлар тудыру тора. Уку контентының үтемлелеген арттыру максатыннан республиканың барлык мәктәпләре дә интернетка тоташтырылган инде. Киләсе этап булы учреждениеләрне вай-фай белән тәэмин итү торачак.

— Өстенлекле мәсьәлә-уку йортлары иминлеге. Мәктәпләрне физик саклауны тәэмин итүгә өстәмә акча бүлеп бирү кабул ителде. Балалар һәм яшүсмерләрнең тискәре үз-үзләрен тотышы булган очракта, психологик хезмәтләрнең эшен ныгыту таләп ителә. Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү белән активрак шөгыльләнергә кирәк.

- Пандемия бетмәде. Бу шартларда коллектив иммунитет төп роль уйный. Вакцинация-вируска каршы көрәшнең бердәнбер варианты. Без барлык төр вакциналарга ия һәм алар белән тәэмин ителгән. Прививкалар ясау пунктлары җәелдерелгән. Иммунитетны формалаштыру бездән тора.

- Әтиләр көне әтиләр тарафыннан бик уңай кабул ителде. Тик без алга киттек-республикада «ата-аналар горурлыгы» медален гамәлгә куярга булдык.

- Якындагы 10 елда безнең алда 30 млн. кв. метрдан артык торак төзү бурычы тора. Федераль кызыксындыру инструментларыннан максималь рәвештә файдаланырга кирәк. Торак төзелеше һәм территорияләрне үстерү мәсьәләләрен төгәл координацияләү кирәк.

- Тормыш сыйфатын күтәрүдә IT-технологиянең роленә зур игътибар биреп, киләсе ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә.

Исегезгә төшерәбез, елга бер тапкыр, көзен Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итә, узган чорга нәтиҗәләр ясый һәм киләсе елга бурычлар куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International