ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: балалар бакчалары 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшен гадәти режимда дәвам итәчәк

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан балалар бакчалары өстәмә ял көннәрендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр, элеккеге режимда эшен дәвам итәчәк. 

Республиканың барлык балалар бакчалары да гадәти режимда эшләячәк. Мәгариф оешмаларының игълан ителгән ял көннәрендә эше Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәү белән оештырылачак.

21 октябрьдә Татарстанның оператив штабы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка регионда эпидемиологик хәл турында хәбәр итте. 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәү турында Карар кабул ителде.

Шул ук вакытта Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр барлык төбәкләрдә дә хезмәт хакын саклап калып, эш көннәре дип игълан ителгән.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткәндә, өзлексез циклны оештыручы предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, МФЦ, мәгариф учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International