Бүген Татарстанның 16 меңгә якын чыгарылыш укучысы йомгаклау иншасы язачак

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Йомгаклау иншасы (изложение) - дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе, шулай ук аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алына.

Татарстанда 1 декабрьдә 16 меңгә якын чыгарылыш укучысы яза торган йомгаклау иншасына (изложениега) теркәлү тәмамланды. Алардан 350дән артык укучы бәян итәчәк.

Тулаем алганда, Россия буенча - 650 меңгә якын бала һәм 11 меңнән артык чыгарылыш укучысы бәян итәчәк. Исегезгә төшерәбез, йомгаклау бәяне сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар (ОВЗ) һәм инвалид балалар яза; ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә, шулай ук иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза үтәүче учреждениеләрдә һәм сәламәтлек торышы буенча белем алучы, озак дәвалануга мохтаҗлар өчен кирәкле дәвалау, тернәкләндерү һәм савыктыру чаралары уздырыла торган мәктәпләрдә яза.

Йомгаклау иншасының (бәян итүнең) уңай нәтиҗәсе - дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе. Югары уку йортларына абитуриентның шәхси казанышы буларак кергәндә дә югары баллар исәпкә алыначак.

Унберенче сыйныф укучыларыннан тыш, декабрьнең йомгаклау иншасында узган елларны тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары һәм чит ил мәгариф оешмалары укучылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International