Ноябрьдә Татарстанда гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы уздырылды. Төбәк этабына республиканың 34 муниципаль берәмлегеннән гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 нче сыйныф укучыларының төрле жанрлардагы 126 инша тәкъдим ителде.
2021 елгы әсәрләрнең иң популяр жанрлары эссе (68), хикәя (17), хат (10) булды.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!