Казан укучысы «Ел җәмәгатьчесе» дип танылды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Казан укучысы «Ел укучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсында «Ел җәмәгатьчесе» дип танылды. Ул – шәһәрнең Авиатөзелеш районындагы 62-нче номерлы мәктәп укучысы Анастасия Волкова. Финал этабы нәтиҗәләрен алдагы көнне Ульяновскида ясадылар.

Өлкән сыйныф укучысы иҗтимагый тормышта актив катнаша, ә узган ел «Казан балалары» берләшмәсе рәисе булган. Моннан тыш, Анастасия балалар лагеренда өлкән вожатый ярдәмчесе булып тора.

Интеллектуаль ярышта Россиянең 38 төбәгеннән барлыгы 100 финалист катнашты. Алар барысы да 9-11-нче сыйныф укучылары. Конкурста аларга 5 сынау (үзеңне иҗади яктан күрсәтү, «Широка страна моя родная» дип аталган туган якны өйрәнү конкурсы, дебатлар, рольле уен һәм төрле кейслар чишү) узарга туры килде.

Балаларның эшләрен профессиональ жюри бәяләде, аңа педагогик берләшмә, фәнни һәм спорт оешмалары, иҗади берлекләр, яшьләр белән эшне оештыру тәҗрибәсе булган һәм үз эшчәнлекләрендә җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керде.

Конкурс фәнни-тикшеренү, инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегендә талантларны ачыклауга, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән бөтенроссия олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм иҗади чаралар исемлегенә керә, дип хәбәр итә Россия яшьләр берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International