«Белем дөньясы» тапшыруы бөтенроссия конкурсында җиңде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Атна саен чыга торган «Белем дөньясы» тапшыруы «ПРО Образование 2021» бөтенроссия конкурсы финалисты булды.

«ПРО Образование 2021» бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар исеме Мәскәүдә бүләкләү тантанасында игълан ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Быел конкурста катнашу өчен Россиянең 72 төбәгеннән 827 гариза бирелгән. Җибәрелгән эшләр саны буенча Свердловск, Белгород, Мәскәү өлкәләре һәм Мәскәү лидер булды.

«Мәгариф турында иң яхшы яңалыклар материалы» номинациясендә икенче урынны Татарстанның «Белем дөньясы» атналык телевизион тапшыруы алды.

Әлеге проект заказ буенча һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан-24» телеканалы белән берлектә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International