16 декабрьдә Мәскәүдә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» V форумы старт ала. Чарада Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Алар башкалада тел сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәр дип планлаштырыла. Бу хакта оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда Татарстанны Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр, республиканың Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Милли китапханә тәкъдим итәчәк.
Чара катнаш форматта узачак дип планлаштырыла. Аның төп максаты - Россиянең күпмилләтле халкының тел хокукларын үтәүне тәэмин итү, шулай ук күптеллелекне саклау һәм яклау өчен яңа чишелешләр эзләү.