Татар мәдәнияте буенча «Чикләвек» уенын оештыручылар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татар мәдәниятенә багышланган «Чикләвек» («Орех») интеллектуаль уенын оештыру һәм үткәрү өчен, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы Мәгариф министрлыгы һәм инновацияләр цифрлы фабрикасы дипломы белән бүләкләнде. 

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Россия халыклары: уникальлек, татулык, үзбилгеләнеш» Бөтенроссия конференциясендә узды.

Проект гражданлык тәңгәллеген һәм милләтара килешүне ныгыту буенча иң яхшы практика дип игълан ителде.

Ноябрьдә интеллектуаль ярыш Россия башкаласында инде алтынчы тапкыр узды. Анда төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 39 команда катнашты.

"Чикләвек" - тулысынча татар телендә үткәрелә торган һәм татар теле һәм әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте турындагы сораулардан торган беренче һәм бердәнбер интеллектуаль уен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International