20-22 декабрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган телләр (чуваш, удмурт, мари, мордва) һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада 20 районнан – Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Түбән Кама, Тәтеш, шулай ук Казаннан 83 укучы катнашты.
Чуаш теле һәм әдәбияты буенча Аксубай, Әлки, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама районнары, Мари теле һәм әдәбияты буенча Актаныш, Әгерҗе, Балтач, Минзәлә, Мамадыш районнары җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Әгерҗе, Балтач, Кукмара районнары укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мордва теле буенча җиңүчеләрне һәм призерларны Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль районнары укытучылары әзерләгән иде.
Олимпиада чын дуслык һәм туган телгә мәхәббәт бәйрәме булды,чөнки "Тел ‒ дуслык һәм татулык урнаштыру өчен иң яхшы арадашчы".