Татарстан педагоглары «Серафимовский учитель» конкурсында катнаша ала

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан мөгаллимнәре, рухи-әхлакый агарту өлкәсендә эшләүче педагоглар «Серафимовский учитель» конкурсында катнаша ала. Идел буе федераль округы төбәкләрендә уздырыла торган конкурска гаризалар 2022 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. 

Конкурска гуманитар уку предметлары укытуда православие мәдәнияте буенча тематик бүлекләр, шулай ук рухи-әхлакый мәгърифәт программалары эшләнә. Аларда дәресләр, лекцияләр, сыйныф сәгатьләре планнары, мәдәни, спорт, агарту һәм башка чаралар сценарийлары кертелергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат һәм конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

"Серафим укытучысы" бәйгесен Серафим Саровскийның Хәйрия фонды 2005 елдан бирле үткәрә. Оештыручылар мәгълүматы буенча, бу елларда анда Россиянең 75 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 2,5 меңнән артык педагогик хезмәткәр катнашкан инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International