2 февральдә ата-аналар өчен «Тиздән беренче сыйныфка» дигән темага бушлай онлайн-марафон старт ала. Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча РАО балачак, гаилә һәм тәрбия институты тарафыннан оештырылды.
Анна Бояринцева, Россия мәгариф академиясенең тәрбия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, психолог. Ул онлайн-марафон вакытында ата-аналарның баланы беренче сыйныфка ничек җибәрүе хакында, баланың мәктәпкә бару белән бәйле хис-кичерешләрен аңлатачак һәм барлык борчыган сорауларга җавап бирәчәк.
Марафон 2 һәм 3 февральдә «Телеграм» мессенджеры мәйданчыгында тере вебинарлар форматында узачак. Моннан тыш, барлык катнашучыларны бонуслар көтә.
Теркәлү өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Теркәлү узганнан соң, катнашучыларга ата-аналар өчен «Без үз балабызны мәктәпкә бирергә әзерме?» дигән темага тест киләчәк.
Дата: 2-3 февраль.
Форматы: «Телеграм» мессенджерында вебинарлар.