100 меңгә якын мәктәп укучысы бушлай программалаштыру телләренә өйрәнү мөмкинлеге алачак

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Күпчелек ата-ана бүгенге көндә үзләренең балалары өчен иң перспективалы юнәлешләрнең берсе дип мәгълүмати технологияләр өлкәсен саный.

- Мәгълүмати технологияләр өлкәсе-икътисадның иң актив үсә торган тармакларының берсе. Безнең бурыч - аның өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, - дип билгеләп үтте вице-премьер Дмитрий Чернышенко. - 7-11 сыйныф укучыларының 67% ата-анасы аларның киләчәген цифрлы һәм ИТ-өлкә белән бәйли.

Икенче урында - технологияләр һәм сәнәгать өлкәсе, өченчедә - медиа һәм коммуникацияләр, дүртенчедә-мәгариф һәм сәнгать өлкәсе. 

- Узган ел ун төбәктә мәктәп укучыларын программалаштыруның заманча телләренә түләүсез өйрәтү буенча сынау проекты эшли башлады, - дип искәртте Чернышенко. - Хәзер курсларда ун мең тыңлаучы бар. Быелдан "ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү" дигән яңа федераль проект кысаларында без бу проектны бөтен илгә таратачакбыз".

Вице-премьер сүзләренчә, бушлай курсларга 8-11 нче сыйныфларда белем алучы 100 мең укучы керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International