10 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 553 бала иртәнге фильтр контролен үтә алмаган (1 сентябрьдән - 44 792 бала).
96 мәктәпнең аерым сыйныфларында дәресләр үткәрелми. Ә 9 февральдән башлап укудан вакытлыча азат ителгән сыйныфлар дәресләрен гадәти режимда дәвам итә.
Авыру балалар белән аралашу сәбәпле, 9 февральдән Минзәлә районында 1 балалар бакчасы тулысынча ябылган.
Һәр шимбә көнне республика мәктәпләрендә саф һавада - мәктәп яны территориясендә мәдәни-танып белү чаралары үткәрергә тәкъдим ителде. Һәр мәктәп уздыру форматын үзе сайлый.
Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру уздырыла.