Мәктәп укучылары һәм студентлар төрки лингво-культурология темасына халыкара конференциядә катнаша ала

2022 елның 11 феврале, җомга

21 февральдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Төрки лингво-культурология: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Анда гомуми белем бирү оешмаларының 10-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары катнаша.

Конференцияне уздыруның максаты - укучыларны, студентларны һәм аспирантларны төрки лингвокультурология буенча тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук филология һәм мәдәният, тарих, социология һәм башка фәннәр арасында уңышлы диалог урнаштыру юлларын эзләү.

Конференция үткәрелгәннән соң барлык катнашучыларга да катнашу турында сертификат бирелә. Оештыру комитеты карары буенча иң яхшы докладлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ дипломнары белән билгеләп үтелә, укучылар җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International