Тукай районында Кама дәүләт автомеханика техникумы филиалын ачу планлаштырыла

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен яңа уку йорты ачарга планлаштыралар. Бу хакта район җитәкчесе Фаил Камаев сөйләде.

Ул Борды авылында һөнәри уку йорты – Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы филиалын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Камаев билгеләп үткәнчә, районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча җитди эш алып барыла һәм һөнәри уку йортының филиалын ачу көн таләбе булып тора.

Нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча Борды авылында район җитәкчелеге, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ССУЗ вәкилләре катнашында күчмә утырыш булды. Техникум филиалы урнашачак мәктәп бинасын ремонтлау һәм укуларны оештыру мәсьәләләре каралды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Андрей Рюхов, министрлыкның һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров, Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры Фәрит Залакаев катнашты.

Министрлык вәкилләре мәктәп бинасында һөнәри уку йорты филиалын булдыруны хупладылар. Алар уку процессында мәктәп биналарының мәйданын максатчан куллану, студентлар һәм укытучылар өчен барлык уңайлыклар булдыру кирәклеген билгеләп үттеләр.  

Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының булачак филиалы өчен бина бушлай бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International