Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара туган тел көне белән котлавы

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!

Туган тел – ул безгә әти-әниләребездән бирелгән бәһасез бүләк. Анда халкыбызның гасырлык зирәклеге һәм рухи мирасы саклана. Ул Ватан төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән, һәм бу безне берләштерә. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү нәкъ менә туган телгә мәхәббәт, төрле халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәттән башлана.

Без республикабызның 170 тән артык милләт вәкилләре өчен туган йорт булуы белән горурланабыз. Аларның мәдәни үзенчәлеген саклау, күптеллелек гармониясенә ирешү – иминлек һәм иҗтимагый татулык нигезе. Туган телләрне саклау һәм үстерү, киләчәк буыннарга әхлакый кыйммәтләрне тапшыру безнең уртак тырышлыгыбызга бәйле. Безнең алда, бай фольклорыбызга, бөек классикларның әсәрләренә таянып, тел гыйлеменең һәм сөйләм культурасының гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм телләрне куллану даирәсен киңәйтү бурычы тора.

Бүген республика мәктәпләрендә туган тел буларак 8, өстәмә белем бирү аша 25 тел  өйрәнелә. Махсус программалар, уку әсбаплары һәм методик ярдәмлекләр эшләнде. Туган тел укытучыларының һөнәри үсеше өчен мөмкинлекләр тудырылган. Халыкара туган тел көне җәмгыятьнең игътибарын тагы бер кат сәяси һәм икътисадый үсешебезнең нигезе булган тиңсез байлыгыбыз –  милләтара татулык һәм тынычлыкка, туган телләрнең газизлегенә, милли мәдәниятләрнең тиңсезлегенә, рухи кыйммәтләребезнең мөһимлегенә юнәлтер дип ышанам.

Барыгызга да бу юлда уңышлар,  иминлек, рухи күтәренкелек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International