Буада якташлары Бакый Урманченың туган көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

23 нче февраль - татар халкының горурлыгы булган сынчы, скульптор, график, архитектор Бакый Идрис улы Урманченың туган көне. Якташларының 125 еллык юбилее уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда "Бакый Урманче - халкым күнелендә" исемле искә алу кичәсе үткәрелде.

Чараны Күл-Черкен авылындагы Б.Урманче музее җитәкчесе Илдия Рифкать кызы Гыйниятуллина алып барды. Ул сынчының катлаулы тормыш юлы, үзенчәлекле иҗаты белән таныштырды. Чарада Күл-Черкен төп белем бирү мәктәбенең яшь рәссамнары үзләре иҗат иткән рәсемнәр турында сөйләделәр. Искә алу кичәсе Буа шәһәренең талантлы кызы Камилә Мусина башкарган җырлар, Сәйдәш Хәсәнҗановның курай моңнары, Газинур Хәйретдиновның өздереп гармунда уйнавы белән аралашып барды.

Кичә ахырында  шәһәрнең туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Л. М. Әхмәтҗанова Бакый Урманченың күпкырлы иҗади мирасы ерак дәверләрдә барып җитсен, киләчәк буыннарда да горурлык хисләре тәрбияләсен иде дигән фикерләрен җиткерде. Яшь рәссамнарга истәлек бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International