«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы

2022 елның 26 феврале, шимбә

2022 елның 24 февралендә Минзәлә шәһәренең гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.

Бәйгедә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашып, осталык дәресе үткәрделәр. 

Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Э.Х.Гыйзәтуллина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л.Г.Гыйләҗева, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Р.Ә.Баһавиева булган жюри бәяләде.

Укытучылар шулай ук Минзәлә гимназиясендә эшләп килүче «Сәйяр» театр коллективы һәм бию ансамбленең иҗаты белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International