Казанда 24 февральдә “Олимпиец” спорт комплексында “Киләчәк синнән тора” балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлары командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышларының I этабы узды.
Ярышлар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм «Мегафон» ГАҖ ярдәмендә «Россия футбол берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла һәм уздырыла.
Әлмәт балалар йортының “Шкид” командасы өлкән яшьтәгеләр төркемендә I урынны яулады һәм 24-25 мартта Идел буе федераль округында ярышларның II этабында Татарстан данын яклаячак.
Егетләргә уңышлар телибез!