Бүген Россия югары уку йортларында укучыларга матди ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары эшли: Дәүләт стипендияләреннән алып исемле стипендияләргә кадәр. Быел Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы университетларда стипендия фонды 53,2 млрд.сумга кадәр арттырылган. 2023 һәм 2024 елларга 57,1 млрд. сум һәм 59,3 млрд. сум күләмендә стипендия фонды күләме планлаштырылган. Студентларның нинди стипендияләр алып укырга мөмкинлекләре булу турында әлеге материалда укый аласыз.
Студентларга, аспирантларга, ординаторларга һәм стажер-ассистентларга ярдәм итүнең иң зур чарасы — дәүләт стипендиясе. 2022 елда югары һәм урта махсус уку йортлары укучылары өчен дәүләт академик стипендиясе күләме 1755 һәм 638 сум тәшкил итә. Киләсе елда югары белем бирү өлкәсендә мондый стипендия 1825 сум тәшкил итәчәк, ә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә — 664 сум. Дәүләт социаль стипендиясенә килгәндә, быел аның күләме югары уку йортлары студентлары өчен 2634 сум һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен 958 сум тәшкил итә (2023 елда суммалар 2739 сумга кадәр һәм 996 сумга кадәр арттырылачак).
Дәүләт стипендияләреннән тыш, укуда һәм фәнни эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән студентлар һәм аспирантлар Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендияләрен, шулай ук исемле стипендияләрне алуга исәп тота алалар.
Әйтик, президент стипендияләрен алу өчен укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә студентлар өчен 700 квота һәм аспирантлар өчен 300 квота бүлеп бирелгән. Мондый стипендияләр суммасы 2200 һәм 4500 сум тәшкил итә.
Чит илләрдә белем алу өчен РФ Президенты стипендиясенә 100 стипендиат — 40 студент һәм 60 аспирант исәп тота ала. Әлеге программа буенча финанслауның гомуми күләме елына 2,4 млн доллар тәшкил итә.
Ил икътисадын модернизацияләүнең һәм технологик үстерүнең өстенлекле юнәлешләре һәм әзерлек юнәлешләре буенча белем алучы студентлар һәм аспирантлар Президент стипендиатлары була ала. Студентлар өчен 2700 квота (стипендия суммасы 7000 сум тәшкил итә) һәм аспирантлар өчен 300 квота (14000 сум стипендия) билгеләнде. Моннан тыш, мондый укучылар өчен РФ Хөкүмәте дә матди ярдәм күрсәтә, студентлар өчен 5000 сум (4500 квот) һәм аспирантлар өчен 1000әр сум (500 квот) бүлеп бирә.
Моннан тыш, студентлар өчен 1200 квота һәм аспирантлар өчен 300 квота 1440 һәм 3600 сум күләмендә хөкүмәт стипендиясе алу өчен бүлеп бирелгән.