«Апуш» татар театр студиясе кастингында 100 гә якын бала катнашты

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яңа «Апуш» балалар татар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан 9-15 яшьлек 100 гә якын бала катнашты.

Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен үтәделәр. Кастингта катнашучыларны Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, театр актеры, актерлык осталыгы буенча укытучы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова, театр актеры Резедә Сәләхова, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина, театр актеры, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәяләде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР башкаласында татар театр студияләрен ачарга кирәклеген билгеләп үтте. «Без «Апуш» балалар театр студиясе эшенә старт бирдек. Кастингта укучыларны үз эшләренең осталары сайлап алды. Бу студиянең идеясе күптән безнең күңелебездә бар иде. «Нур» һәм «Без» театр мәктәпләре белән танышканнан соң, яңа студия булдыру кирәклеге мәсьәләсе туды. Шуңа күрә мондый студияләр күбрәк булган саен, шуның кадәр яхшырак», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова һәм киләчәктә шундый ук студияне Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында ачу планлаштырылуын җиткерде.

Кастинг нәтиҗәләре 2 нче мартта билгеле була. Аны уңышлы узган кешеләр «Апуш» татар театр студиясендә шөгыльләнәчәк. Театр актерлары сәхнә сөйләмен, актерлык осталыгын, вокал һәм башкаларны укытачаклар. Яшь артистлар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерлиячәк, шулай ук мастер-классларда катнашачак. Беренче спектакльне балалар 1 нче июньдә күрсәтергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International