Татарстанда 391 кеше БДИны вакытыннан алда тапшыруга гариза биргән

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

21 мартта БДИның вакытыннан алда чоры старт алды. Беренче булып әдәбият, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшыра. Аерым алганда, әдәбиятны – 26, химияне – 70, географияне – 7 кеше тапшыра.

Өч көннән соң, пәнҗешәмбе, 24 мартта, вакытыннан алда рус теле буенча БДИ язалар.

Татарстанда 14 гомуми белем бирү предметыннан барлыгы 391 кеше вакытыннан алда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Аларның күбесе – узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм вузга керү өчен кирәкле баллар җыярга теләүчеләр. Моннан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында җитди сәбәпләре булган унберенче сыйныф укучылары катнаша.

Бу – Яр Чаллы шәһәренең 48 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казанның Совет районының 8 нче гимназиясе.

Алдан чорда катнашучылар үз нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә ала.

Нәтиҗәләр шулай ук сайтта урнаштырылачак http://check.ege.edu.ru/. Укучыга нәтиҗәләрне карау өчен төбәкне сайларга, фамилия, исем, атасының исемен, һәм паспорт номерын (сериясеннән башка) кертергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International